Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйлеләрне телефоннарын китапка алмаштырырга чакырдылар

Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә Россиякүләм «Библиотөн» акциясе узды. Анда кечкенә балалардан алып әби-бабайларга кадәр катнашты.

...Кызыл калфак әбисенә барган җирдән ялгыш китапханәгә килеп эләгә. Андагы китаплар санын күреп ул хәйран кала һәм бәйрәмгә әнисе белән әбисен дә чакыра. Китапханәдә узган «Библиотөн» акциясенең сценариясе менә шулай башланып китте. Кызыл калфак китапханәчеләр белән бергә тамашачыларның китап исемнәрен белүе белән кызыксынды. «Доктор...», «Гуси...», «Кот в...» залдагылар әкиятләрнең исемнәрен дәвам итәргә тиеш булдылар. Әйтергә кирәк, балалар бу биремне тиз башкардылар. Китапханәчеләр белдерүенчә, залдагы күпчелек аларның даими укучылары иде.

«Шалкан» әкияте геройлары костюмнарын киеп балалар тиз арада спектакль күрсәтергә тиеш булдылар. Китапханәчеләр балаларны менә шундый бирем белән дә сөендерделәр. Укучылар аны бик яратып, кызыксынып башкарды. «Бала кечкенәдән табигать, тирә-юнь, техника, мәктәп темалары буенча булган китаплар укырга тиеш. Аларның телефоннарын китапка алмаштырырга кирәк. Үзем биредә еш булгач күрәм, элек китапханәдә балалар күбрәк була иде», — ди китапханәнең актив укучысы Вячеслав Степанов.

Бүген үзәк китапханәгә төрле яшьтәге 1000гә якын бала йөри.

«Китап укучы балалар бар һәм бу беренче чиратта гаиләдән килә. Ата-анасы китап тотып укыганын күрсә, балада да кызыксыну уяначак», — ди китапханәчеләр.

«Библитөн» чарасы Россиякүләмендә быел 13нче тапкыр оештырылды. Аның төп максаты — кешеләрне китап укуга җәлеп итү. Шуңа да бу көнне китапханәләр, китап сату кибетләре эшләү вакытларын озынтайталар. Бу көнне иң тыныч уку залы да шау-шулы мәйданга әверелә. Китаплар белән таныштыру белән беррәттән, кунаклар өчен төрле осталык дәресләре дә оештырдылар. Мисал өчен, балалар һәм аларның ата-аналарының балчыктан савыт-саба, яки муенса, брошка ясау мөмкинлеге булды. Мастер-классны сәнгать мәктәбе укытучылары уздырды. Икенче өстәлдә кызларны тасмадан чәчәк ясарнг өйрәттеләр. Шунда ук рәсем, кул эшләренә багышланган китаплардан күргәзмә дә оештырылган. Шулай ук кунакларны Гаилә елы уңаеннан семья гербын ясарга да чакырдылар. Катнашучыларга укучы билетлары бүләк иттеләр. Әйтергә кирәк, Зәй китапханәсенең фонды бай һәм ул иң төрле катлам укучыларының да ихтыяҗын канәгатьләндерерлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев