Зәйлеләрне “Татарча диктант” акциясендә актив катнашырга чакырабыз
14 ноябрьдә татарстанлылар “Татарча диктант” акциясендә катнаша. Быел ул унынчы тапкыр оештырыла.
Дөньякүләмендә уздырылучы “Татарча диктант” акциясе бөтен җир шарын колачлый. Ул 14 – 16 ноябрь көннәрендә үткәрелә. 14 ноябрьдә диктант – Татарстанда, 15 ноябрьдә – Россия төбәкләрендә, ә 16 ноябрьдә чит илләрдә уздырылачак.
Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буенча таралып яшәгән татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту.
Быел акциядә катнашучылар күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган темага диктант яза. Зәебездә дә ул киң масштабта оештырылып, олысын, кечесен берләштерә. Аны мәдәният йортларында, мәктәпләрдә уздыру планлаштырылды. Бу уңайдан оештыру комитеты һәр диктант язу урынына җаваплыларны билгеләде.
“Татарча диктант” акциясенең трансляциясе 14 – 16 ноябрь көннәрендә “ТНВ-Татарстан”, “ТНВ-Планета” телеканалларында күрсәтеләчәк һәм «Болгар радиосы»нда яңгыраячак. Катнашу форматлары:
• Офлайн — мәктәпләрдә, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә, һәм башка мәйданчыкларда;
• Онлайн — рәсми сайт аша diktant.tatar . Моның өчен әлеге сайтта теркәлеп, диктантны мөстәкыйль рәвештә язарга мөмкин.
Диктант язу вакыты көндезге сәгать 10да башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев