Зәйлеләрне Россия көне белән Олег Морозов тәбрикли
РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовның бәйрәм котлавы:
"Кадерле дуслар! Елдан-ел һәрберебез өчен бу көн безнең тормышыбызда иң мөһим бәйрәм буларак урын ала. Илнең барлык гражданнары өчен ул - туган җирләренә мәхәббәтләрен белдерү, Ватанга тугрылык анты бирү, бөек Россияне барлыкка китергән ата-бабаларын искә төшерү көне булырга тиеш. Моның өчен календарьның кайсы көне яхшырак икәнлеге турындантурындагы бәхәсләрне әйдәгез тарихчыларга калдырыйк. Бүген исә, ил катлаулы тарихи сынаулар алдында торганда, нәкъ менә шушы көндә - 12 июньдә, Россия көнендә, бу хакта кычкырып әйтү, илебезгә каршы оештырылучы барлык идеологик каршылыкларны кире кагу, илгә, аның кыйммәтләренә, аны саклауга һәм чәчәк атуына хезмәт итү бик мөһим.
Татарстан - Россиянең үзәге, аның милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне дустанә, күркәм төстә тотуы үрнәк булып тора. Һәм монда без үзебезне зур илнең бер өлеше итеп хис итәбез.
Бәйрәм белән, кадерле якташлар! Бергә - без зур көч! Россия беркайчан да җиңелмәс!:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев