Зәйлеләрне “Подписка бүләк ит!” акциясендә катнашырга чакырабыз
Ел саен “Татмедиа” АҖнең “Зәй-информ” филиалы “Подписка бүләк ит!» акциясе үткәрә.
Аның кысаларында район басмалары “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай” газеталарына ярдәмгә мохтаҗларны яздырырга, социаль авыр хәлдәгеләрне сөендерергә мөмкин.
Район, шәһәр депутатларын, эшмәкәрләрне, оешма-предприятие җитәкчеләрен, гомумән, ярдәм кирәк булганнарга булышлык итәргә әзер булганнарны редакциябездә (Федераль казначылык бинасында), почта бүлекләрендә көтеп калабыз. Өлкән яшьтәге аз керемле кешеләр, күпбалалы гаиләләр, физик мөмкинлекләре чиклеләр, авыр тормыш хәлендә калганнар район басмаларын укып җирлегебез тормышыннан хәбәрдар булырга бик телиләр. Ә аларның ихтыяҗын канәгатьләндерү һәрберебездән тора.
Исегезгә төшерәбез, район газеталарына агымдагы елның икенче яртысына язылу редакция аша – 600 сум, почта бүлекләре аша 992 сум 76 тиен.
“Подписка бүләк ит!” акциясе ул һәр йортны газеталы итү дигән сүз.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев