Зәйлеләрне озын эш атнасы һәм өч көн ял көтә
Шимбә кыскартылган эш көне булачак.
27 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр булачак эш атнасы россиялеләр өчен алты көнлек булачак, диелә Россия Хөкүмәте карарында. Шимбә көнне эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр Халыклар бердәмлеге көненә багышланган озын ял көннәре булачак, алар өч көн дәвам итәчәк — якшәмбедән сишәмбегә кадәр. Аннары россиялеләрне өч эш көне көтә.
Декабрь азагында ике көннән торган кыска эш атнасы (дүшәмбе һәм сишәмбе — 29 һәм 30 декабрь) булачак. 31 декабрьдән Яңа ел каникуллары старт ала, алар 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев