Зәйлеләрне карлыган көне белән котлыйбыз!
14 июльдә карлыган көне билгеләп үтелә икән, җәмәгать. Барыгызны да «С» витаминына бай, һәр бакчада үсә торган бу җиләк көне белән тәбриклибез!
Кара карлыган әле калийга да бик бай икән. Составында В, Р, Е, А, С, К төркеменә караган витаминнар, фосфор кислотасы, шикәр, тимер бар. Көненә 20 карлыган җиләге ашасаң, иммунитет ныгый. Кышка ничек теләсәң, шулай сакларга була. Ул үзенең барлык файдалы үзлекләрен саклап кала. Кара карлыганнан тәмле десерт та әзерләргә була.
Карлыганның сәламәтлекне ныгытудан тыш, косметология өлкәсендә дә файдасы бик зур. Карлыганнан ясалган битлекләр майлы тирене чистарта, ә составында карлыган булган кремнар коры бит тиресен йомшартып кына калмый, ә таплардан да арындыра, агарта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев