Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйлеләрне юл инспекторлары “Кайгыртучан әни” бәйгесендә катнашырга чакыралар

Зәй районы ЮХИДИ бүлеге Халыкара хатын-кызлар көне якынлашу уңаеннан үзенчәлекле бәйге игълан итә.

“Кайгыртучан әни” (“Заботливая мама”) дип исемләнгән әлеге чара балалар, яшүсмерләр киемнәрен яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән тулыландыру максатын күздә тота.
- Без моңа охшаш бәйгеләрне элек тә оештырган идек. Хәзер исә аны 8 март бәйрәменә багышлап, әниләр арасында үткәрүне мәслихәт күрдек. Чөнки һәр баланың киеме мондый элементлар белән баетылган булса, аның юлларда куркынычсыз йөрүе шулкадәр арта, дигән сүз. 

Бәйгедә катнашу өчен киемне яктылыкны кире кайтаручы элемент белән бизәп, аны фотога төшереп, m_er@bk.ru электрон адресы буенча 28 февральдән 6 мартка кадәр юлларга кирәк, - ди юл иминлеген пропагандалаучы хезмәткәр Елена Минһаҗева.
Бәйге “Телеграмм” да Зәй дәүләт автоинспекциясе аккаунтында үткәрелә. Ягъни бәйгегә җибәрелгән һәр фото анда дөнья күрә. 7 март көнне кичке сәгать 7дә фотоларга тавыш бирүчеләр санына карап бәйгегә нәтиҗә ясала.

Фотолар район ЮХИДИ бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев