Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйлеләрне «Җиңүчеләр кайтавазы» патриотик акциясендә катнашырга чакыралар

Зәйдә халкыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгын искә алу йөзеннән «Җиңүчеләр кайтавазы» патриотик акциясенә старт бирелде.

Анда катнашу өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнар һәм якыннарыгызның тарихларын, фронт фотоларын һәм хатларын җибәрергә кирәк. Гаилә архивыннан булган фотолар, тарихи истәлекле хатирәләр, төрле вакыйгаларны үзендә саклаучы материаллар Бөек Җиңүгә 80 ел тулуга багышланган чараларда театральләштерелгән тамашаның бер өлеше булачак.

Материалларны ВКонтакте социаль челтәрендәге «Зәй муниципаль районы мәдәният идарәсе» платформасында 27 апрельгә кадәр җибәрергә кирәк.

Гаилә архивларыннан материаллар — тыныч күк йөзе хакына барысын да биргәннәрнең батырлыгы турында бәяләп бетергесез дәлилләр ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев