Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйлеләрне «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә катнашырга чакыралар

XXVI «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады.

Бәйгене Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге оештыра. Проектның максаты – сәләтле яшь каләм ияләрен барлау, иҗади яктан үсәргә шартлар булдыру, яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең игътибарын татар әдәбиятына юнәлтү һәм иҗатка кызыксыну уяту.

Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, татар телендә иҗат итүче яшь каләм ияләре катнаша ала. Бәйге 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр һәм 19 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге авторлар авторлар арасында үткәрелә. Конкурс поэзия, проза һәм драма номинацияләрендә үткәрелә. 2026 ел – Идел елгасы елына багышлап язылган поэзия, проза яки драма номинацияләрендә иң яхшы әсәр авторына бер махсус бүләк тапшырыла. Бәйге өч этапта уза. 30 сентябрьгә кадәр әдәби әсәрләр кабул ителә. Йомгаклау өлеше ноябрь аена билгеләнгән.

I этап – 2026 елның 30 сентябренә кадәр әдәби әсәрләрне кабул итү
II этап – 2026 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр сайлап алу туры, жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү III этап – 2026 елның ноябрь көннәрендә йомгаклау өлеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев