Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйлеләрне яшьләр сәясәте өлкәсендәге проектларны актив гамәлгә ашырганнары өчен бүләкләделәр

2 февральдә Зәйдә яшьләр эшләре идарәсенең кече коллегиясе узды. Анда узган елда башкарылган эшкә йомгак ясалды һәм 2024 елга планнар билгеләнде.

Утырышта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков, район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин катнашты.

Коллегиядә катнашучыларга районда алып барылучы патриотик эшчәнлек буенча презентация күрсәтелде, шулай ук кунаклар «МастерОК» проекты эшләнмәләре һәм студентлар хезмәт отрядлары күргәзмәләре белән таныштылар, «Беренчеләр хәрәкәте» мәйданчыгында булдылар.

Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Яшьләр сәясәте өлкәсендәге планнарны һәм проектларны актив гамәлгә ашырганнары өчен «Яшьләр үзәге» МБУ директоры Оксана Артюхова, "Яшьләр үзәге«нең структур бүлекчәләре мөдирләре Ирина Белан һәм Антон Миронов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Яшьләр эшләре идарәсенең әйдәп баручы бухгалтеры Надежда Кузьмина, «Яшьләр үзәге» МБУ директоры урынбасары Анна Казамарова, «Яшьләр үзәге» белгечләре Виктор Никифоров һәм Диләрә Куяновага Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. "Яшьләр үзәге"нең структур бүлекчәсе мөдире Алла Уразайкина — район башлыгы Мактау грамотасына, "Яшьләр үзәге«нең яшьләр белән эшләү буенча белгече Анастасия Романова, «Факел» балалар сәламәтләндерү лагере һәм «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәге коллективлары, шулай ук активистлар Наталья Федина һәм Регина Волкова Рәхмәт хатларына лаек булды. 2023 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясен оештыруга һәм үткәрүгә керткән зур өлеше өчен Васил Галиев һәм Илсөяр Солтанова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев