Зәйлеләрне Яңа ел бәйрәмендә пиротехника кулланудан баш тартырга чакыралар
Зәй халкына Яңа ел бәйрәмнәрендә салют, фейерверк һәм петарда кулланмаска киңәш итәләр.
-Бүгенге көндә ир-егетләребез махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеген саклый. Шуңа күрә салют арттыру урынлы түгел, диде район башлыгы Разиф Кәримов. Салют булачак, тик ир-егетләребез махсус хәрби операциясеннән Җиңү белән кайткач, дип өстәде ул. Бу тәкъдимне район оешма коллективлары да хуплады.
Шәһәр-район халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә аңлы рәвештә пиротехника кулланудан тыелып торыр дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев