Зәйлеләрне ГТО буенча гаилә фестивалендә катнашырга чакыралар
Зәйнең физкультура-сәламәтләндерү комплексында, 16 апрельдә Бөтенроссия “Хезмәткә һәм оборонага әзер” комплексы нормативларын үтәү буенча гаилә фестивале үткәреләчәк.
Анда катнашу өчен һәр гаиләдән 8 яшьтән 69 яшькәчә 4 кешенең теләк белдерүе сорала. Әлбәттә, катнашучыларның нормативларны үтәүгә сәламәтлек мөмкинлекләре турындагы медицина белешмәсе булу мәҗбүри.
Фестивальдә гаиләдән 8-11 яшькәчә кыз яки малай, 25-49 яшь арасындагы әти-әниләр һәм 50-69 яшь арасындагы әби яки бабай катнаша. Алар һәрберсе ГТО комплексы интернет-порталында теркәлергә тиешләр. Катнашу өчен гаризалар 14 апрельгә кадәр, әлеге электрон адреслар буенча кабул ителә: volkovril@mail.ru, udms.zainsk@mail.ru.
0+
Фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев