Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйлеләрне “Энергетик” Мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик иттеләр

Бүген “Энергетик” Мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Җиңү безнең якта булачак” дип исемләнгән бәйрәм концерты булды.

23 февраль — Ватанны саклаучылар көне – батырлык, намус hәм кыюлык көне. 
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү - ул туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды. Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Алар – безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз. Егетләребезнең хәзерге буыны ата-бабаларының традицияләрен лаеклы дәвам итә. Җирдә үз Ватаныңа хезмәт итүдән дә югарырак дәрәҗә юк бит! 
Бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин котлады. 
- Ватанны саклаучылар көне – кыюлык, намус hәм батырлык көне белән котлыйбыз сезне. Тормышыбызда иң мөһиме – тынычлык, татулык һәм тотрыклылык. Соңгы елларда без әлеге сүзләрнең әһәмиятенә аеруча нык инандык, чөнки йөзләрчә якташыбыз, үз сәламәтлекләрен, ә кайчагында тормышлары белән дә исәпләшмичә, махсус хәрби операция кысаларында ил иминлеге, Ватаныбыз бөтенлеге өчен көрәшәләр. Без аларның исән-имин кайтуларын чын күңелдән телибез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, эшегездә унышлар телибез,- диде район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин , үз исеменнән һәм район башлыгы исеменнән тәбрик итеп. 
Бәйрәм концертында “Энергетик” Мәдәният сараеның “Мирас” җыр һәм бию ансамбле, “Кайнар йөрәкләр” концерт төркеме, “Адымнар” татар мәдәнияте клубы, “Злато” вокаль ансамбле, “Магия”,”Улыбка”, “Заиночки” бию коллективлары, балалар музыка мәктәбе укытучылары, 4нче мәктәпнең яшьармиячеләре һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады. 
Бәйрәм концерты югары патриотик рухта узды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев