Зәйлеләрне чыршы ачу тантаналарына чакыралар
13 декабрьдә Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында үзәк чыршыны ачу тантанасы була.
Анда зәйлеләрне һәм район кунакларын театрлаштырылган тамаша, бәйрәм концерты, Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары көтә.
Бәйрәм чарасы 15:30да башлана.
Шул ук көнне Иске Зәй бистәсендә дә чыршы ачу бәйрәме уздырыла. Анда тамаша 16:30 да башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев