Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйлеләрне актив гражданлык позициясен күрсәтергә чакырабыз

14 сентябрь – бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан халкы республика Рәисен, 7,5 меңнән артык җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын сайлаячак.

Зәй районы халкы исә республика Рәисе һәм 20 шәһәр, 157 район депутаты өчен тавыш бирәчәк. Сайлауларга санаулы көннәр калган бу арада территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльмира Хуҗинага сүз бирәбез:

- Безнең район территориясендә сайлауларга әзерлек йөз процент дәрәҗәсендә. 3 сентябрьдән шәһәрдә 20, авыл җирлекләрендә 41 сайлау участогы эшен башлады. Әлеге участокларга килеп, сайлау көнендә бу урында тавыш бирә алмаучылар, башка урында сайлау өчен документ ала ала. Әлеге сайлаучылар исә башка урында сайлаганда бары тик Татарстан Рәисе өчен генә тавыш бирә алачак. Инде бүгенге көнгә без сайлауларда катнашырга хокуклы район халкының күпчелегенә тавыш бирергә килергә чакыру кәгазьләре җибәрдек, бу эш дәвам итә. Әлеге чакыруларда кемнең нинди сайлау участогында тавыш бирәчәге күрсәтелгән, почта тартмаларыннан хатларны алып, игътибар белән өйрәнүләрен сорыйбыз. Чөнки район территориясендә яңа йортлар барлыкка килү сәбәпле, сайлау участокларына караган йортлар исемлегендә үзгәрешләр бар. Әлеге исемлек район газеталарында да 25 июль санында басылды, шулай ук “Новости Заинска” сайтында чыкты. Ә 14 сентябрь көнне без барлык сайлаучыларны иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр сайлау участокларында тавыш бирүгә көтеп калабыз. Сайлауда катнашкан һәр кешегә махсус беләзекләр биреләчәк, әлеге беләзекләр 14 сентябрьдә шәһәрдәге ике бассейнга да, боз сараена, “Космос” кинотеатрына, “Энергетик” Мәдәният сараендагы чараларга, туган як тарихын өйрәнү музеена  бушлай керү мөмкинлеге бирәчәк. Шулай ук һәр сайлау участогында беренче тапкыр сайлауда катнашучы яшь кешегә дә аерым игътибар биреләчәк. Тагын шунысы да бар, 14 сентябрендә, масштаблы республикакүләм фотоконкурсы узачак. Татарстанда яшәүче һәр гаилә көн дәвамында  (7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр) «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси биттә фото урнаштырып, ике автомобильнең берсен яисә 11 iPhone смартфонының берсен ота алачак. Моның өчен тавыш биргәннән соң бөтен гаилә әгъзасы белән «Бөтен гаилә белән сайлауга» дигән махсус беләзек киеп фотога төшәргә кирәк. “ВКонтакте” да аны урнаштырганда #БөтенГаиләБеләнСайлауга һәм #ТатарстанАлга хэштеглары кую мәҗбүри. Барыгызны да актив гражданлык позициясе күрсәтергә чакырабыз, 14 сентябрь тавыш бирүләрдә катнашыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев