Зәйлеләргә хайваннар аулау сезоны башлану турында хәбәр итәләр
ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты 5 сентябрьдән кыйммәтле мехлы хайваннарны аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлавы турында хәбәр итә.
Аучылык белән шөгыльләнүгә рөхсәт алу өчен күпфункцияле үзәккә гариза тапшырырга кирәк. Үзегез белән паспорт, федераль үрнәктәге аучылык билетын алып килегез, шулай ук дәүләт пошлинасын һәм билгеле очракларда — хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен салым җыемы түләү мөһим. Исегезгә төшерәбез, күпфункцияле үзәкләр ачык аучылык җир-суларында ауларга рөхсәт бирә.
Кондыз һәм сусар өчен җыем ставкасы — 60 сум (1 баш өчен).
Игътибар: күпфункцияле үзәк операторы аша гариза биргәндә, түләүләрне банк картасыннан файдаланып, булган рөхсәт факты буенча башкарырга киңәш ителә.
Ау вакыты:
- төлкегә —15 сентябрьдән 29 февральгә кадәр;
- үр куянына —15 сентябрьдән 29 февральгә кадәр;
- кондызга — 1 октябрьдән 29 февральгә кадәр;
- сусарга — 15 октябрьдән 29 февральгә кадәр.
Фото ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев