Зәйлеләр “Зәй шикәре” агрофирмасы баш инженеры Илдар Мөҗәһит улы Вәлиәхмәтовны соңгы юлга озатты
Бүген Зәй районы халкы тагын бер мөхтәрәм, олы хөрмәткә лаек кеше белән хушлашты.
Кисәк авыру сәбәпле, “Зәй шикәре” агрофирмасы баш инженеры Илдар Мөҗәһит улы Вәлиәхмәтов фани дөньядан китеп барды.
Районның Аксар авылында туган, шушы төбәккә хезмәт юлын багышлаган Илдар Вәлиәхмәтов, авыл хуҗалыгы техникалары буенча һөнәри белгечлек алганнан соң төрле баскычлар үтеп, бүген баш инженер дәрәҗәсенә күтәрелгән, үз эшен яхшы белүче кеше иде.
“Илдар Мөҗәһитович, бүген махсус хәрби операциядә үз-үзен аямыйча көрәшүче батыр егетләребез кебек, үз фронтында – авыл хуҗалыгы тармагында тырыш хезмәт куеп, республика һәм илебез азык-төлек запасын туплауга тиңдәшсез өлеш кертүче, ышанычлы белгеч иде. Ул оештырган эшнең уңай нәтиҗәсенә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә тоткарлыклар булмавына шик булмады. Ул җитәкчеләрнең дә, механизатор, белгечләрнең дә тирән хөрмәтен яулаган ышанычлы хезмәттәш, дус, киңәшче булды. Илдар Мөҗәһитовичның әнисе Җәмилә апаның, тормыш иптәше Миләүшә Камилевнаның, кызы, улы, туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Авыр туфрагы җиңел булсын”, - диде аның турында, саубуллашу чарасында район башлыгы Разиф Кәримов.
Илдар Вәлиәхмәтов “Зәй шикәре” агрофирмасында 2016 елдан бирле баш инженер вазифасында булды. Ул үзен квалификацияле белгеч, югары профессионал, инициативалы һәм югары оештыру сәләтенә ия җитәкче итеп күрсәтте.
“Ул алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүгә һәм чыгымнарны оптимальләштерүгә аерым игътибар бирде, шуның нәтиҗәсендә техниканы планнан тыш ремонтлау һәм туктап торуга юл куелмады, техниканы эксплуатацияләүгә чыгымнар минимальләштерелде. Булган, уңган, акыллы, яхшы кеше буларак Илдар Мөҗәһит улы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Урыны җәннәттә булсын!”, - дип ассызыклады район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Кайгы уртаклашу сүзләреннән соң Илсур хәзрәт Әюпов Коръән сурәләре укып дога кылды, якыннарына сабырлык теләде.
Илдар Мөҗәһит улы Вәлиәхмәтовның тормыш иптәше Миләүшә ханым, кызы, улы, әнисе Җәмилә ханымның авыр кайгысын уртаклашабыз. Ул туган җире Аксар авылы зиратында җирләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев