Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйлеләр “Хәтер дивары” акциясен башлый

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын каршылап Зәй районында “Хәтер дивары” патриотик акциясе үткәрелә.

“Хәтер дивары” акциясе истәлек мемориалы экспозициясе төзү максатын күздә тота. Биредә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фоторәсемнәре һәм алар турында кыскача мәгълүмат урын алачак. Шул рәвешле без авыр сугыш елларында Ватаныбыз бөтенлеген саклаган, әмма бүгенге көнгә кадәр яши алмаган батырларыбызга рәхмәтебезне гәүдәләндерәбез. Сугыш чоры турындагы хәтер әнә шулай безнең күңелләребездә яши, еллар дәвамында да тоныкланмый.

Акциядә катнашу өчен zai.muzei@yandex.ru электрон почтасына Бөек Ватан сугышында катнашучының яки тыл хезмәтчәненең фотосурәтен; аның турында кыскача мәгълүмат: туган һәм үлгән көне, хәрби званиесе, сугыш чорын кайда узган булуын юлларга кирәк.
“Хәтер дивары” акциясе 28 марттан 25 апрельгә кадәр дәвам итә. (0+)

Тарихны онытмагыз! Аны киләчәк буыннарга тапшыру өчен саклагыз! 

Фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев