Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйлеләр хәрбиләргә Чебурашкалар җибәрделәр

Махсус хәрби операциядә катнашучылардан моңа кадәр җибәрелгән Чебурашкаларга җылы җаваплар килү аларны тагын тегәргә этәргеч бирде.

«Zаинск с vами» волонтерлар төркеме цехына махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөкне җибәрер алдыннан яшь егет килә һәм ул хәрбиләргә йомшак уенчыклар — Чебурашкалар тапшыра. Шунысы игътибарга лаек, Чебурашкаларның күкрәкләренә Татарстан флагы ябыштырылган, ә аның бер өлешенә «Зәй» дип язылган.

«Уенчыкларны яшь егет алып килгән, кызганычка каршы, мин аның белән очраша алмадым. Ул әзерләгән Чебурашкаларны без посылкаларга салдык һәм якташларыбызга — махсус хәрби операциядә катнашучыларга позицияләргә җибәрдек. Сугышчылар мондый бүләккә бик тә шат булуларын белдерделәр. Шуңа күрә без шевроннарга, яңа Чебурашкаларга заказ бирдек һәм аларны янә махсус хәрби операция зонасына җибәрәчәкбез», — ди «Zаинск с vами» волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова.

Хәзерге вакытта Чебурашка бөтен дөньяда популярлык казанды, ул — балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә яраткан персонаж. Чебурашка Зәй хәрбиләрен Җиңүгә рухландыра һәм Җиңү көнен якынайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев