Зәйлеләр Үзбәкстанга тәҗрибә өйрәнергә барды
3 - 7 апрельдә Татарстан Республикасы делегациясе мәдәният өлкәсендәге тәҗрибәне өйрәнү өчен Үзбәкстанда булдылар.
Делегация составында Зәйдән район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина, “Энергетик” Мәдәният сарае җитәкчесе Ольга Васильева, “Космос” киноучреждениесе директоры Нина Столбова да бар иде.
Мәдәният хезмәткәрләренең Үзбәкстанга эшлекле визитының максаты - мәдәни үсешнең, халык иҗатын саклауның иң яхшы тәҗрибәләрен өйрәнү һәм һөнәри тәҗрибә уртаклашу.
Беренче көнне мәдәният хезмәткәрләре Фергана өлкәсе объектлары белән танышты. Маргиланда «Едгорлик» ефәк туку фабрикасында булдылар, анда кокон эшкәртүдән алып традицион станокларда тукучылыкка кадәр кулдан эшләнгән киҗе-мамык һәм ефәк тукымаларны булдыруның тулы циклы белән таныштылар.
Делегация шулай ук балалар сәнгать мәктәпләрендә булып, белем бирү процессын оештыруны һәм милли традицияләрне саклап калу алымнарын өйрәнде. Музей һәм мәдәният йортында, «Нәүрүз» этнографик паркында һөнәрчеләр шәһәрчегендә, Фергана өлкәсенең Риштан районында һөнәрчеләр үзәгендә булдылар.
Сәфәр барышында Үзбәкстанның территориаль-административ берәмлеге булган «Мәхәллә» институты белән танышуга аерым игътибар бирелде.
Шулай ук Ташкентта ислам цивилизациясе үзәгендә — Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев инициативасы белән 2026 елның 17 мартында ачылган масштаблы комплекста булдылар. Комплекс исламга кадәрге чорга, Ренессанс чорларына һәм илнең хәзерге үсешенә багышланган экспозицияләрне берләштерә.
Фотолар делегациядән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев