Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйлеләр үзарасалым программасыннан канәгать

Авыл халкы үзарасалым программасына баштарак сак карасада, соңга таба аның җирлек өчен мөһим булган эшләрне башкаруга зур ярдәм булуын аңлады. Үзара салым нәтиҗәсендә Зәй районы авылларында да ел саен урам юлларының аеруча начар булган урыннары төзекләндерелә, урам яктырткычлар заманчалаштырыла, авыл тормышы өчен кирәкле башка эшләргә өлеш чыга.

Зәй районында үзарасалым программасы гамәлдә булган ун ел эчендә 100 километрдан артык авыл юллары төзекләндерелгән, 54 чишмә тирәсе тәртипкә салынган, 680 яктырткыч лампалар куелган, 95 зират койма белән әйләндерелеп алынган, 130 янгын куркынычсызлыгы гидранты куелган, 39 халык була торган урын һәм 72 балалар мәйданчыгы яңартылган, булдырылган. 1 сумга дәүләттән 4 сум өстәлә торган әлеге программа буенча районга республика бюджетыннан 170 млн. сум кайткан. Быел гына да район авыллары территорияләрендә юл, су, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре хәл ителгән, Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәлләр яңартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев