Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйлеләр тузансуырткыч сатучыдан зыян күргән

Узган атнада район эчке эшләр бүлегенә Түбән Камадан кыйммәтле тузансуырткычлар сату компаниясе вәкиленнән зыян күргән Зәйдә яшәүче берничә кешедән гариза кергән.

Әлеге сатучы коры һәм дымлы җыештыру өчен тузансуырткыч сатып алырга тәкъдим иткән. Килешү төзеп, сатып алынган тузансуырткычны калдыра, ләкин 2-3 атнадан соң яңадан килеп, техник хезмәт күрсәтү сылтавы белән аларны алып киткән һәм кире кайтармаган. Ә тузансуырткычның бәясе 160 мең сум тора. Ул аларны ломбардка тапшырган. Моннан тыш, тузансуырткычны күрсәткән вакытта ювелир әйберләрне дә урлаган.
“Әлеге җинаятьтә гаепләнүче кулга алынды, үз гаебен таныды”, – дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев