Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйлеләр товарның сыйфатын телефон аша тикшерә ала

Россия Федерациясендә 2017 елдан товарларны маркировкалауның “Намус билгесе” (“Честный знак”) бердәм системасы кертелде.

Бердәм контроль системасы товарларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш булып тора, гражданнарны сыйфатсыз яки ялган продукттан саклый.

«Честный знак» системасы кулланучылар хокукларын яклау өчен эшләнгән. Һәр гражданин әлеге кушымта аша легаль булмаган продукция турында хәбәр итә ала һәм бу мәгълүмат контрольлек итүче органга тапшырыла.

Системаның төп бурычы - кулланучыларга сатып алына торган продукциянең чынлыгын һәм сыйфатын гарантияләү.
Товарның легальлегенә инану өчен, “Честный знак” билге кушымтасы ярдәмендә маркировкалау кодын сканерларга кирәк. Сканерлаштырганда сатып алучы товарның легаль булуы, җитештерүче турында мәгълүмат алуы турында раслый. Кушымта ярдәмендә шулай ук штрих-кодларны һәм касса чекларын сканерларга була.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе маркировкаланмаган товарлар әйләнеше һәм аларны маркировкалау тәртибен контрольдә тота. Товарлар сатуда кулланучылар хокукларын бозуга бәйле сораулар килеп туган очракта, консультацияләр алу өчен Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең җирле бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев