Зәйлеләр «Тоталь диктант» язды
5 апрельдә ел саен үткәрелә торган «Тоталь диктант» Халыкара мәгариф акциясе узды.
Зәйнең «Юность», «Без бергә» үзәкләрендә яшьләр республика чарасына кушылып, диктант яздылар.
Акциянең максаты — яшьләрне һәм өлкәннәрне рус телен популярлаштыру һәм грамоталылыкны арттыруга җәлеп итү.
Диктант өчен текст авторы танылган язучы, сценарист, «Ясная Поляна» премиясе финалисты һәм Андерсенның Халыкара Мактаулы дипломы лауреаты Марина Москвина.
«Тоталь диктант» грамоталылык һәм рус теленә хөрмәтне аңлата. Ул мәктәп диктантлары турындагы сагыну хатирәләрен яңарта.
фотолар яшьләр үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев