Зәйлеләр «Теплосервис» ҖЧШ директоры Рәйхәт Гариповны соңгы юлга озатты
Бүген Зәй районы икътисады үсешенә зур өлеш керткән Рәйхәт Габделхак улы Гариповның авыру сәбәпле гомере өзелде.
Аңа агымдагы елның 25 августында 70 яшь тулган булыр иде.
Рәйхәт Гарипов Түбән Кама районы Кызыл Чапчак авылында туган. Аны җирләү дә туган авылы зиратында булды.
Мөхтәрәм затны соңгы юлга озату ммәрасимендә район башлыгы Разиф Кәримов, аның якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.
— Хөрмәтле Кызыл Чапчак халкы, Әминә апа, балалар!
Бүген без бөтен гомерен эшкә, халыкка хезмәткә багышлаган олы йөрәкле дустыбыз, хезмәттәшебез Рәйхәт абыйны соңгы юлга озатабыз. Ул үзенең хезмәт юлын туган авылы Кызыл Чапчакта гади эшче буларак башлап җибәргән. Чистай совхоз техникумын тәмамлап, механик, идарәче, партком секретаре, совхоз директоры булып эшләгән. 20 ел гомерен торак — коммуналь хуҗалык тармагына багышлаган. 2000 елда Алабуга дәүләт педагогия институтының «технология һәм эшмәкәрлек буенча укытучысы» белгечлеген алган. 2011 нче елдан Рәйхәт Габделхак улы Гарипов Зәй районында «Теплосервис» оешмасы директоры вазифасын башкарды. Районда үзен югары квалификацияле белгеч, намуслы җитәкче буларак танытты. Бердәм һәм эшкә сәләтле коллектив булдыра алды.
Рәйхәт Габделхакович катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә стандарт булмаган алымнар таба белде, эшенә үтә җаваплы карады, килеп туган хәлне тиешенчә анализлап, тиз арада чишүгә белемен дә, көчен дә кызганмады. Рәйхәт абый предприятиенең техник базасын яхшыртуга күп тырышлык куйды, район халкы белән салкын су өчен вакытында түләү эшен тәртипкә салды. Котельныйларны реконструкцияләү һәм суүткәргеч челтәрләрен ремонтлауны югары сыйфатта башкарды. Ул җитәкләгән коллектив авылларда суүткәргеч торбаларны капиталь ремонтлау буенча эшләрне уңышлы башкарып килде.
2015 елдан Рәйхәт Гарипов Зәй муниципаль районы Советы депутаты булып торды. Район сайлаучыларының хөрмәтен һәм ышанычын казанды. Депутатлык бурычларын үтәүгә үтә җаваплы карады, үзенә ышаныч күрсәткән сайлаучыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен җан атты. Өлкән яшьтәге кешеләргә, тыл хезмәтчәннәренә игътибарлы мөнәсәбәт — депутатлык эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булды. Сайлаучының бер генә мөрәҗәгате дә аның игътибарыннан читтә калмады. Һәр сорауны контрольдә тотып, аларны оператив һәм сыйфатлы хәл итергә тырышып яшәде.
Рәйхәт абый сәламәт яшәү рәвеше алып барды, районның иҗтимагый тормышында актив катнашты, үрнәк гаилә башлыгы булды. Арабыздан шушындый тырыш, кеше хәленә керә белүчән, төрле яклап үрнәк булырлык олы җанлы шәхеснең китүе бик кызганыч. Ләкин берни дә эшләп булмый. Рәйхәт абыйның авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын! — диде Разиф Галиевич.
Рәйхәт Габделхаковичның якыннарының олы кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз. Аллаһ сезгә бу зур югалтуны күтәрергә көч һәм күркәм сабырлыклар бирсен! Рәйхәт абый турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев