Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйлеләр Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелеге форумында катнаша

Бүген Казанда Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең V форумы уза. Ул Казан православие рухани семинариясенә нигез салынуга 300 ел тулуга багышлана.

Форумда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан, Чистай һәм Әлмәт епархияләреннән барлыгы 600 делегат, Рус православие чиркәвенең югары руханилары, федераль һәм республика хакимият, фән һәм мәдәният органнары вәкилләре катнаша. Шулай ук чарага Зәйдән район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә 22 кешелек делегация барды.

Чарада катнашучыларга «Татарстанда православие үсеше» фильмын күрсәтелә. Алар каршында күренекле дин әһелләре, җитәкчеләр, галимнәр чыгыш ясый. Форумда республикада милләтара һәм динара дуслыкның әһәмиятенә басым ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев