Зәйлеләр «Татарча диктант» акциясенә кушылды
Бүген татар телен якын итүчеләр өчен бөтен дөньяда «Татарча диктант» акциясе үтә.
Зәй районында да диктантны берничә ноктада язу оештырылды. Шуларның берсе – Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең уку залы. Бирегә китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре, мәдәният учреждениеләрендә эшләүчеләр килде.
«Татарча диктант» 2024 акциясендә катнашучыларга быел Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан (катлаулы дәрәҗә) өзек тәкъдим ителде. Текстны китапханәче Чулпан Шәйхиева укыды. Ул өзекнең шактый катлаулы булуын билгеләде, тыныш билгеләренә бай булуын искәртте. Акциянең оештырылу максаты турында үзәк китапханә директоры урынбасары Ландыш Галиева аңлатма бирде.
— Аның максаты татар теле һәм мәдәниятына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, дөнья буйлап таралган татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә кешеләргә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, татар теленә мәхәббәт уяту. Без инде әлеге акцияне китапханәбездә тугызынчы тапкыр оештырабыз. Шунысы сөендерә катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта, — ди ул.
Татарча диктант язарга килгән туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Алсу Шаһабиева белән Эльмира Жданова чараның үзләре өчен мөһим булуын әйтәләр. Еш рус телендә аралашырга туры килү сәбәпле, татар телебезне онытмаска өндәүче акция бу, диләр.
«Татарча диктант» акциясе дөнья буйлап оештырыла. Россия Федерациясе төбәкләре өчен Гомәр Бәширнең «Туган ягым — яшел бишек» повестеннан (уртача дәрәҗә), чит илләр өчен Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» повестеннан (җиңел дәрәҗә) өзекләр тәкъдим ителә.
Язылган текстлар, тикшерү өчен, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына җибәрелә, бер ай узганнан соң, нәтиҗәләрне https://diktant. tatar/ сайтында карап булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев