Зәйлеләр “Татар сүзе” бәйгесендә җиңү яулады
“Татар сүзе” нәфис сүз бәйгесендә зәйлеләр дә үзләрен сынады.
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм "Татарстан-Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе белән берлектә уздырылучы бишенче "Татар сүзе" нәфис сүз бәйгесенең җиңүчеләре билгеле. Алар арасында Аксар авылыннан газетабызның актив хәбәрчесе Гөлнур Әхмәтҗанова һәм Карманнан Шәйхелисламовлар гаиләсе булуы - зур горурлык.

“Татар сүзе” бәйгесенә быел 4500 гариза килгән. Жюри төрле номинацияләр буенча 38 җиңүчене сайлап алган. Конкурсның Гала-концертында җиңүчеләргә диплом һәм акчалата бүләкләрне Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тапшырды.
Гөлнур апа Әхмәтҗанова Гүзәлия Исламованың “Бөре генә идек” шигырен укып, "Шигърият" номинациясендә III урынга лаек булды.

Ә Карман авылыннан алты бертуган Шәйхелисламовлар “Иҗади гаилә” номинациясендә өченче урында. Алты бертуган сеңелләре Фирдүсә Бикметованың «Бер күрешик әле, туганнар» шигырен гаиләләре белән укыды.
Зәйнең иҗади шәхесләрен матур уңышлары белән котлыйбыз!
Бу уңыш - аларның туган телгә булган чиксез мәхәббәтенең, аларның шигърияткә гашыйк булуының нәтиҗәсе. Алга таба да иҗади илһам, яңадан-яңа җиңүләр телибез!
25 октябрьдә “Татарстан – Яңа гасыр” телевизион каналында “Татар сүзе” бәйгесенең Гала-концертын күрсәтәчәкләр.
Фотолар гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев