Зәйлеләр Танкистлар көнен билгеләп үттеләр
Сентябрьнең икенче якшәмбесендә Россиядә Танкистлар көне билгеләп үтелә.
Әлеге көн календарьга Бөек Ватан сугышында танк гаскәрләренең дошманны тар-мар итүгә керткән зур өлешен искә алу хөрмәтенә кертелгән. Россиянең танк гаскәрләре бүген дә төп һөҗүм итү һәм көчле саклану чарасы булып тора.
Танкистлар көне уңаенннан әлеге гаскәрләрдә хәрби бурычын үтәгән ир-егетләр Зәйнең Җиңү бульварына җыелды. Аларны бәйрәм белән район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, хәрби комиссариат вәкиле Александр Гурьянов котладылар.

Чарага килүчеләр яу кырларында һәлак булган танкистларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм Азатлык китерүче солдат һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Җиңү бульварында урнашкан танклар янында хәтер-хатирәләрен барладылар.

Фотолар район яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев