Зәйлеләр талантлы педагог Тихон Никитин белән хушлашты
25 ноябрьдә Зәйнең танылган педагогы Тихон Иванович Никитин 89 яшендә арабыздан мәңгелеккә китеп барды.
Аның белән хушлашу бүген – 27 ноябрьдә булды.
Тумышы белән районыбызның Мәлем җирлегеннән булган малай күрше Федоровка авылында җидеъеллык мәктәпне тәмамлагач Алабуга педагогика училищесында һөнәри педагогик белем ала. Казан дәүләт университетында укый. Аннан Кадер, Перцовка, Алексеевск, Урсай, Югары Мәлем һ.б. авылларда балаларга белем бирә. Ә 1979 елда Зәйнең машина төзүчеләр техникумына җитәкче итеп билгеләнә. Нәкъ менә аның кул астында кичке укулар алып барылучы техникум, көндезге бүлекләр ачылып, эшче һөнәрләр әзерләүче билгеле, көчле уку йортына әверелә. Алай гына да түгел әлеге техникум базасында Казан авиация институты филиалы ачыла.
Ул җитәкчелек иткән техникум тарафыннан әзерләнгән 1100 белгеч, аның зур хезмәте турында сөйли. Укучылары Тихон Ивановичны һәрчак олы хөрмәт, рәхмәт хисләре белән искә ала.
“Ул һәрвакыт ярдәм итәргә, акыллы киңәш бирергә әзер, һәр студентны аталарча кайгыртучы кеше иде”, - диләр аның турында.
Бу гаҗәеп кешенең, үз эшенең чын остазының образы зәйлеләр хәтерендә мәңге сакланыр.
фото гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев