Зәйлеләр талантлы, ярдәмчел, киң күңелле табиб белән хушлашты
Бүген Зәй халкы авыр югалту кичерде, район үзәк дәваханәсенең хөрмәтле табиб-анестезиологы Илдар Мәлик улы Идиятов арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Илдар Мәликовичның тормыш иптәше Гүзәл ханым, уллары, якыннарының авыр кайгысын чын йөрәктән уртаклашабыз.
Илдар Идиятов ярты гасырлык хезмәт юлын кешеләр сәламәтлеге сагына багышланган мөхтәрәм табиб.
Ул тумышы белән Кукмара ягыннан, быелның 28 октябрендә аңа 74 яшь тулды. Кызганыч, гомеренең соңгы елында аңа сәламәтлеге какшау сәбәпле яшәү өчен нык көрәшергә туры килде. Ләкин аяусыз үлем аны безнең арадан алып китте. Тормыш иптәше, уллары, якыннары аны соңгы сулышына кадәр тәрбияләп, мөмкин булганның барысын да эшләделәр.
Илдар Идиятовны соңгы юлга озатырга зәйлеләр күпләп килде. Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин район җитәкчелеге исеменнән, үзәк дәваханә баш табибы Айдар Фатыйхов, аның белән кулга-кул тотынып эшләгән табиблар, хезмәттәшләре саубуллашу сүзләрендә Илдар Мәлик улының бик тә ярдәмчел, үз һөнәренең остасы булуын кабат-кабат ассызыкладылар. Гомумән, һәр зәйле диярлек аның ярдәмен тойган, игелекле эш-гамәлләреннән файда, дәва тапкан, күпләр аңа чын күңелдән тирән рәхмәтле. Чөнки Илдар Мәлик улы Гиппократ антына тугры булган, пациентка ярдәм итү өчен үзенең ял вакыты белән исәпләшмәгән, белеме, ягымлы тәмле сүзе белән дәвалый белүче искиткеч һөнәр иясе булган кеше иде.
Бу хакта район имам - мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин да искәртеп, алга таба аның рухына изге догада булырга чакырды.
Илдар Мәлик улы Идиятов Чыбыклы авылы зиратына җирләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев