Зәйлеләр табиб-невропатолог белән хушлашты
16 декабрьдә шәһәрдәшебез, табиб-невролог Камил Кәлимулла улы Хәсәнов 69 яшендә арабыздан мәңгелеккә китеп барды.
1993 елдан башлап, 30 елдан артык ул кешеләрне дәвалауга багышланган фидакарь хезмәт башкарды.
Ул югары һөнәри осталыкка, кешелеклелек, зирәклек сыйфатларына ия кеше иде. Хезмәттәшләре һәм пациентлары аны грамоталы, ярдәмчел табиб буларак хәтерлиләр.
Аның хезмәте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Камил Кәлимулла улы үз эшенә тугрылыклы, ярдәмчел кеше буларак зәйлеләр хәтерендә мәңгегә уелып калыр. Аны җирләү бүген булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев