Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйлеләр спортны үстерүгә багышланган проектлары белән илкүләм бәйгедә катнаша ала

Татарстанлылар, шул исәптән зәйлеләр дә «Ты в игре» Бөтенроссия бәйгесендә катнаша ала. Ул 2024 елның ноябрендә старт алды, бу елның 14 мартында гаризалар кабул итү төгәлләнәчәк.

Агымдагы елның февраленә Татарстан «Ты в игре» Бөтенроссия спорт проектлары конкурсының юбилей сезонында инде теркәлгән катнашучылар саны буенча ун төбәк арасына керде (39 катнашучы). Спорт энтузиастлары өчен конкурста катнашу — үз инициативалары турында бөтен илгә белдерү, күбрәк кешене җәлеп итү һәм аларга үсеш өчен көчле пульс алу мөмкинлеге ул.

Гаризалар 2025 елның 14 мартында кабул ителәчәк. Ярымфиналчыларны игълан итү-2025 елның 28 мартында була. Халык тавыш бирү вакыты — 28 марттан 5 майга кадәр.

Конкурста сигез номинация тәкъдим ителгән. Төп номинацияләр — «Старт ноктасы», «Масштаб», «Балалар спортта» «Спорт турында трансформация», «Чикләүләрсез мөмкинлекләр». Конкурс партнерларыннан тагын өстәмә өч номинация тәкъдим ителә. Алар — «Корпоратив спорт», «Спорт туризмы», «Медиа». 

Номинацияләр буенча җиңүчеләр 300 мең сум, ә иң яхшы идея — 1 млн сум алачак. Конкурс һәм заявка бирү турында тулырак — тывигре. рф сайтыннан танышырга мөмкин.

https://xn--b1acgk5bi7d.xn--p1ai/

Чара 2024 елдагы «Демография» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырылучы «Физик культураны һәм спортны үстерү» дәүләт программасы нигезендә үткәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев