Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйлеләр шикәр мамыгы көнен бәйрәм итә

Бүген — 2 август шикәр мамыгы көне буларак билгеләнә. Әлеге үзенчәлекле көн турында безгә «Орлык сыйфатын бәяләү үзәге» учреждениесе лабороториясенең матбугат үзәгеннән искә төшерделәр.

Төрле илдә шикәр мамыгы көне төрлечә билгеләп үтелә, ә менә безнең илдә аны 2 августка туры китергәннәр. 

Шикәр мамыгы тулысынча шикәрдән ясалу сәбәпле анда Зәй районының турыдан-туры бәйлелеге бар дияргә тулы хокуклыбыз. Чөнки шикәр заводы Зәйдә зур тарихлы предприятие. Шикәр чөгендерен үстерүдә дә зәйлеләр һәрчак алдынгы. 

Әле өстәвенә шикәр мамыгы ясау буенча Зәй районы Россиянең рекордлар китабына кертелде. 

Халыкара рекордлар белешмәсенә күз салсак, ул Төркиядә 2009 елда Гиннеслар китабына кертелгән, анда иң озын — 1400 метрлы 300 килограммлы мамык ватасы ясаганнар. Ә иң биек шикәр мамыгы –  Германиядә 2013 елда кондитерлар тарафыннан әзерләнгән, аның биеклеге 5,45 метр тәшкил иткән. 

Россиянең рекордлар китабында исә, 2019 елның 30 августында Зәйдә ясалган иң зур шикәр мамыгы тора, аның озынлыгы 2 метр, авырлыгы 2,7 кг. була. Димәк, бу көнне Зәебездә бәйрәм итәргә безнең тулы хокукыбыз бар, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев