Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйлеләр шикәр кайнату сезонын башларга әзер

Зәйдә аграрийлар җиң сызганып шикәр чөгендере казуга кереште. Район территориясендәге өч агрофирма кырларына да куәтле техника чыгып татлы тамыр уңышын җыюны башладылар.

Быел районда шикәр чөгендере 8800 гектар мәйданны тәшкил итә. Аграрийлар алдына куелган төп максат уңышны тиз арада җыеп, шикәр заводына тапшыру. Хәзерге вакытта кырларда 14 комбайн эшли. Шикәр җитештерү заводы да яңа уңышны кабул итеп, тулы куәттә эш башларга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев