Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйлеләр санитар өмәгә чыкты

Бүген — 23 сентябрьдә зәйлеләр әйләнә-тирәне чүп-чардан арындыру өчен күмәк өмәгә чыкты. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең махсус карары бар.

Әйләнә-тирәбезне кышка кадәр чистартып калдыру өчен һәр хезмәт коллективы, мәктәп укучылары җитди эшкә кереште. Чөнки үз җиребезнең чисталыгы, матурлыгы үзебезнең гамәлләребезгә бәйле. Көннәр матур торганда зәйлеләр бу эшне башкарып калырга ашыга. Безнең "Зәй-информ" оешмасы хезмәткәрләре дә редакция тирәсендә күмәк өмә оештырып, чистартуга үз өлешләрен керттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев