Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйлеләр Шамил Сәлаховны соңгы юлга озатты

Шәһәр-район җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Туган төбәгендә генә түгел, бөтен Татарс-танда танылган шәхес, җитәкче Шамил Салих улы Сәлахов 71нче яшендә безнең арабыздан бакыйлыкка китеп барды. Озак вакыт авырудан соң аның йөрәге тибүдән туктады.

Зәебезнең социаль-икътисади үсешендә кайсы гына тармакны алсаң да — агросәнәгатьме, төзелешме, социаль багланышлармы, спортмы — аларның һәркайсында Шамил Сәлаховның тирән эзе бар. Аның турында сөйләгәндә бер биргәнгә Ходай барысын да биргән, дигән халык гыйбарәсе бик тә туры килә.

Саба районы Нырсы авылында туган булса да, Шамил Салих улының ике айлык чагыннан бөтен гомере Зәй районы белән бәйле. Балачагы, үсмер еллары күпчелек Урта Пәнәчедә үтә. Аның һәр яктан камил булып өлгерүендә бабасы Яков белән әбисе Анисиянең өлеше зур. Өлкәннәр Шамилгә дөрес тәрбия бирү кануннарын төгәл кулланганнар. Ә әнисе авыл китапханәсендә эшләү сәбәпле, малай инде мәктәпкә кергәнче үк әдәби китаплар уку дәрәҗәсендә була.

Белем бирү сыйфаты буенча республикада танылган Бигеш мәктәбендә укуы, спорт белән даими шөгыльләнүе — булачак фән эшлеклесе, мактаулы авыл хуҗалыгы хезмәткәре, гаярь көрәшче өчен тормыш мәктәбенең иң кыйммәтле һәм истәлекле баскычы. Ул 17 яшендә зур гына Бигеш авылы Сабантуеның абсолют батыры исемен яулый.

Шамил Салихович Казан авыл хуҗалыгы институтының инженер-механиклар әзерләү бүлегендә югары белем ала. 1975 елда яшь белгеч буларак районга кайтып, эшкә керешә. «Үрнәк» совхозында, «Якты йолдыз», «Искра» колхозларында хезмәт куеп, аларны алдынгы урыннарга чыгаруда зур көч түгә, район авыл хуҗалыгы идарәсендә эшли. 1980 елда исә республикада «Сельхозхимия» структурасы оештырыла. Оешманы җитәкләү Шамил Сәлаховка йөкләнә. «Сельхозхимия» район берләшмәсе өч ел рәттән хезмәт күрсәткечләре буенча профсоюзларның Бөтенсоюз Үзәк Советы, КПСС Үзәк Комитеты һәм Министрлар Советының күчмә Кызыл Байрагына лаек була һәм ул бөтенләйгә берләшмәдә кала. Бүгенге көндә исә әлеге истәлекле байрак Шамил Сәлахов өендә аның эш кабинетында саклана. 1984 елда Шамил Сәлахов Бөтенсоюз халык хуҗалыгы күргәзмәсенең алтын медале, 1986 елда «Мактау билгесе» ордены белән бүләкләнә.

1987 елның җәендә ул модульле тимер-металл корылмалар заводына директор итеп билгеләнә. Буш урында бер ел вакыт эчендә предприятие яңа технология буенча кулланылышка керүче җиңел тимер конструкцияләр эшләүне тулысынча үзләштерә, ә алга таба завод яшелчә, җиләк-җимешне суытып саклау өчен 250-800 тонна сыйдырышлы модульле салкын складлар җитештерә башлый.

Шамил Салихович заводта 18 ел хезмәт кую дәверендә фәнни казанышлары белән дә югары бәяләнде. Ул суыту технологияләре һәм җылылык саклау материаллары өлкәсендәге фәнни эшләре өчен «Салкын» халыкара академиясе академигы исемен алуга иреште. Җитәкче үзе әйдәп барган предприятие белән генә түгел, район халкының көнкүрешен яхшыртуда һәрчак башлап йөрүче булуы белән дә абруй казанды. Районны газлаштыруда, төрле социаль объектлар, мәчет, чиркәүләр төзеттерүдә аның өлеше зур. Суык-Чишмә авылын заводның ярдәмче хуҗалыгы итеп үстерүе дә билгеле. Төзелеш өлкәсендә дә нәтиҗәле хезмәте өчен аңа Татарстанның атказанган, «Росагропромстрой»ның «Мактаулы төзүчесе» исемнәре бирелә.

Күрәсез, Шамил Сәлахов үзеннән соң күп эшләр калдырып, фани дөньядан китеп барды. Тормыш — үзе зур көрәш мәйданы, дип юкка гына әйтмиләр. Шамил Салих улы — әнә шул зур мәйданда абсолют җиңүче. Авыл хуҗалыгында — инженер-новатор, социаль мәсьәләләрдә — кайгыртучан җитәкче, төзелештә — эксперт-белгеч, көрәш келәмендә — баһадир спорт остасы, гаиләдә — абруйлы ир, ата.

Шамил Сәлахов без — чордашлары күңелендә мәңге сакланыр, ул яшь буын өчен дә камил үрнәк булып тора. Мәрхүм Урта Пәнәче авылы зиратында җирләнде.

Гамир Таҗетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев