Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйлеләр Ринат Фәрдиевны искә алды

Ринат Фәрдиевның үзе исемендәге ял паркында истәлекле билгесе янына тормыш иптәше, якыннары, район җитәкчеләре, ветераннар һәм бүгенге көнгә кадәр әлеге күпкырлы шәхес турында якты истәлекне саклаучылар җыелды.

52 яшендә арабыздан киткән Ринат Фәрдиевның гомере иң матур җирендә өзелеп тәмамланмый калган җырга тиң булса да, үзеннән соң ул якты эз, матур хатирәләр калдырды. 7 ноябрьдә аның вафатына 17 ел  тула.  Гаиләсе, дуслары, туганнары, хезмәттәшләре өчен ул хәзер дә янәшәдә кебек.

Үзенә генә хас мөлаемлыгы, ихласлыгы, кешеләрне, хезмәтне яратуы белән йөрәкләрдә урын алган район башлыгы турында истәлек-хатирәләр онытылмый. Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин да үз чыгышында шуны ассызыклады. 

Ринат Фәрдиевнең хезмәт эшчәнлеге, бөтен тормышы Зәй районы белән бәйләнгән иде. 1999нчы елдан 2008 елга кадәр ул район башлыгы вазифасын башкара.  Зәйне төзек, матур итү өчен күп көч куя. Районыбыз икътисади-социаль үсешенә зур өлеш кертә. Ринат Шәехович турында хатирәләр яңартылды бу көнне, аның истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Илнар Идиятов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев