Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйлеләр Ринат Фәрдиевне туган көнендә искә алдылар

15 июньдә зәйлеләр Ринат Фәрдиев исемендәге паркка районның элеккеге башлыгы, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданы Ринат Шәех улы Фәрдиев истәлегенә җыелдылар. Исән булса бүген аңа 70 яшь тулган булыр иде.

Аның бөтен хезмәт биографиясе Зәй районы белән тыгыз бәйләнгән була. 1999-2008 елларда ул районны җитәкли, мәгариф, спорт, торак-коммуналь хуҗалык һәм социаль өлкәне үстерүгә зур игътибар бирә. Нәкъ менә аның вакытында Кармалка елгасы буенда мәдәният һәм ял паркы булдырыла, соңыннан ул аның исемен ала.

Чара азагында «Исемеңне хәтерлибез» музей күргәзмәсе оештырылды, анда Ринат Шәех улының тормышы һәм хезмәт юлы турында сөйләүче музей фондларыннан фотосурәтләр күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев