Зәйлеләр республика семинарында катнашты
9-11 октябрьдә Казанда көмеш волонтерларның «Көмеш волонтерлар: җәмгыятькә хезмәттә тәҗрибә һәм зирәклек» республика семинары узды.
Зәйдән семинарда җирле инвалидлар җәмгыяте әгъзалары Светлана Китызина һәм Галина Хрипкова катнаштылар.
Семинарда мохтаҗларга ярдәм итү, сәламәтлекне саклауда көмеш волонтерларның роле, гаилә кыйммәтләре буенча тематик мәктәпләр эшләде.
Шулай ук чарада тренинглар да уздырылды.
Көмеш волонтерлар семинардан яңа идеяләр белән кайтты.
Фотолар Зәй сукырлар җәмгыятеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев