Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйлеләр Республика һәм Шәһәр көнен билгеләп үтәләр

Төп чаралар Ринат Фәрдиев исемендәге паркта уза.

Бәйрәм  сәхнәләштерелгән тамаша белән башланды. 

Ватанга мәхәббәт –  һәр кеше өчен иң мөһим хис. Без төрле милләтләр дус һәм тату яши торган гүзәл республикада яшибез. Зәй –  яшел, чиста, инфраструктура үсеш алган,  игелекле һәм ярдәмчел кешеләр яшәүче  безнең яраткан шәһәребез.

Чара хәрби хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре, хәрбиләргә ярдәм итүче Зәй активистлары катнашында уза. Шәһәр көне кысаларындагы чаралар да патриотик темага багышланган. 

Зәйлеләрне һәм бәйрәм кунакларын район башлыгы Разиф Кәримов тәбрикләде.

- Бүгенге бәйрәм шәһәр һәм районыбызда тырышып хезмәт куючы бик күп һөнәр ияләрен берләштерә. Йортларыбызның, социаль объектларыбызның җылылыгын һәм яктылыгын тәэмин итүче энергетиклар, машина төзүчеләр, шәһәребезне төзек һәм матур итеп карап тотучы коммуналь хезмәткәрләр, яшелләндерүчеләр, сәламәтлегебез сагында торучы табиблар, шәфкать туташлары, үсеп килүче яшь буынга белем бирүче, балаларны үз төбәген яратучы чын вәтәнпәрвәрләр итеп тәрбияләүче укытучыларыбыз, табыннарыбызны ризыкка мул итү өчен көнне-төнгә ялгап эшләүче авыл хезмәтчәннәре, юл төзүчеләр һәм шәһәр үсешенә үзеннән лаеклы өлеш кертүче бик күп башка һөнәр ияләре – барыгызга да фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Татарстан төрле милләт һәм конфессия вәкилләре өчен уртак йорт булып тора. Бу - хезмәт сөючән, талантлы, көчле рухлы, үз тарихы һәм мәдәнияте белән горурланучы, иртәгәге көнгә ышанучы, Ватанны саклаучы, республиканың икътисадын һәм куәтен ныгыту өчен барысын да эшләүче кешеләр иле. Барыгызга да исәнлек-саулык, хезмәтегездә уңышлар, барлык уй-хыялларгызның чынга ашуын, күгебезнең һәрчак аяз булуын телим. Махсус хәрби операция тәмамланып, солдатларыбыз исән-имин туган якларына кайтсыннар, – диде чыгышында район башлыгы.

 

Иван Гущин Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев