Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйлеләр “Осталар шәһәре” ярминкә-күргәзмәсендә катнашты

27 сентябрьдә Казанда Татарстан мәгариф оешмалары катнашында «Осталар шәһәре» авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре республика ярминкәсе узды.

27 сентябрьдә Казанда Татарстан мәгариф оешмалары катнашында «Осталар шәһәре» авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре республика ярминкәсе узды.
Ярминкәдә һәр муниципаль район колледжлар, техникумнар, мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре үзенең кабатланмас экспозиция мәйданчыгын тәкъдим итте.


Ярминкә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла. Әлеге чара ел саен үткәрелеп килә. Зәй политехника көллияте коллективы ярминкәдә беренче ел гына катнашмый. Бик зур әзерлек белән килеп, үзләренең эшчәнлеген тәкъдим итте. Быел да аларның күргәзмә-экспозицияләрен ярминкә кунаклары югары бәяләде.

Эш йомгаклары буенча политехника көллияте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фотолар көллияттән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев