Зәйлеләр өчен паркта кино күрсәтелде
Бөтен ил халкы Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үткәндә, районда да күп төрле чаралар үтте.
Бәйрәм алдыннан Зәйнең «Яшьләр» паркында «Космос» кинотеатры хезмәткәрләре зур экранда сугыш еллары турында кинофильмнар күрсәтте. Алар совет халкының батырлыгын чагылдырды.
Режиссер Виктория Фанасютинаның реаль вакыйгаларга нигезләнгән «Солдатик» фильмы тамашачыларда аеруча кызыксыну уятты. Ул иң кечкенә солдат — Бөек Ватан сугышы герое, алты яшьлек Сережа Алешков тормышында булган дулкынландыргыч һәм героик вакыйгалар турында. Киномарафон тамашачыларны тарихның мөһим битләре белән таныштырып кына калмады — сугыш турындагы хәтерне хис-кичерешләр, музыка һәм кеше язмышлары аша җанландырды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев