Зәйлеләр, мошенниклар хәйләсенә эләкмәгез!
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге халыкка билгесез кешеләрнең үзләрен фонд хезмәткәрләре дип таныштырып шалтырату очраклары артуы турында хәбәр итә. Мондый шалтыратып сөйләшүләр барышында җинаятьчеләр ялган юл белән гражданнарның шәхси мәгълүматларын алырга тырыша.
Әгәр сезгә Социаль фонд хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып, пенсия яисә башка социаль түләүләрне кабат исәпләү яки ачыклау сылтавы белән шәхси мәгълүматлар сорасалар, бу мәгълүматларны бирмәгез! Билгесез затларга шәхси мәгълүматларны хәбәр итүдән сакланыгыз.
Билгесез һәм шикле телефон номерларыннан шалтыратуларга җавап бирмәгез. Таныш булмаган кешеләргә дәүләт хезмәтләре пароле, паспорт мәгълүматлары, банк картасы номеры һәм банк картасының ПИН-коды кебек шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәгез.
Кисәтәбез: сезне соңыннан телефон аша СМС-код җибәреп раслау юлы белән кабул итүгә яздыру тәкъдиме – ул мошенниклар схемасы. Социаль фондның клиент хезмәтенә кабул итүгә язылу өчен бары тик фонд сайтындагы рәсми «Алдан язылу» электрон сервисыннан файдаланырга кирәк, анда сез үзегез өчен уңайлы визит вакытын сайлый аласыз.
«Без республика халкын яңа ярдәм чаралары һәм түләүләр турында мәгълүматны Социаль фондның рәсми сайты, клиент хезмәте һәм фонд бүлегенең социаль челтәрләрдәге аккаунтлары кебек тикшерелгән чыганаклардан гына алырга чакырабыз», – дип ассызыклый Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Еш кына кырыгалдарлар пенсияләр күчерелә торган банк карталары яки счетларның куллану сроклары чыгуы турында хәбәр итә һәм акчаларны алар тәкъдим иткән яңа счетка күчерүне таләп итә. Шуны истә тотарга кирәк, пенсия акчасын күчерү яисә китерү ысулын бары тик пенсионер үзе Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә шәхси гариза биреп кенә сайлый ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев