Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйлеләр легендар 6нчы ротаны искә алдылар

1 март — Аргун тарлавыгында батырларча һәлак булган сугышчы-десантчыларны искә алу көне.

24 ел элек — 2000 елның 29 февральдән 1 мартка каршы төнендә Чечняның Аргун тарлавыгында Псковның 104нче полк 6нчы десант ротасы һәлак була.

Аргун тарлавыгында көчләр тигез булмаган сугышта 90 кешелек десантчылар ротасы 3 меңгә якын бандитның юлын бүлә. Бәрелештә 700гә якын бандит, 84 десантчы һәлак була.

Әлеге уңайдан Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда 1нче мәктәпнең X сыйныф укучылары катнашында тематик чара узды.

«Укучыларга 6нчы рота турында видеороликлар күрсәтелде, өч меңгә якын дошман бандасы белән тигезсез көрәш алып барган 90 Псков десанты турында хикәя сөйләнде. Чечен сугышында катнашкан Зәй егетләре Валерий Утяганов, Алексей Чернов, Валентин Скобелевны искә алдык. Әлеге яшь егетләр үзләренең хәрби бурычларын үтәделәр, биргән антларына тугры калдылар һәм үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнделәр», — ди музейның фәнни хезмәткәре Юлия Бутакова.

Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев