Зәйлеләр күренекле якташыбыз, Социалистик Хезмәт Герое Вениамин Григорьев белән горурлана
2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде.
Шул уңайдан Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Геройлары булган күренекле якташларыбыз белән таныштырабыз.
Күренекле якташларыбызның берсе – Социалистик Хезмәт Герое, Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, РСФСРның атказанган химигы, Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе Вениамин Григорьев.
Вениамин Демьянович 1932 елның 17 гыйнварында Зәй районының Кече Баграж авылында туган.
1954 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген С. Киров исемендәге синтетик каучук заводында башлый, анда мастердан алып предприятиенең баш инженерына кадәр юл үтә.
1970 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр Вениамин Григорьевның хезмәт биографиясе Казан резина-техник эшләнмәләр заводы белән бәйле. Завод Татарстан Республикасының нефть химиясе комплексының тотрыклы эшләүче предприятиеләренең берсенә әверелә. 1984-1990 елларда — «Казанрезинотехника» җитештерү берләшмәсенең генераль директоры. 1990-1992 елларда - «Казан-резинотехника» аренда берләшмәсе идарәсе рәисе, 1992 елдан - «КВАРТ» Кама-Идел резина-техника акционерлык җәмгыятенең президенты - генераль директоры. Икътисадны реформалаштыруның иң катлаулы елларында ул җитештерүне техник яктан яңадан җиһазландыруга, яңа төр продукция үзләштерүгә, предприятиенең социаль инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бирә.
Аның җитәкчелегендә предприятиедә реконструкция уздырыла, техника яңартыла һәм өстәмә куәтләр төземи генә дә җитештерүне үстерүдә җитди уңышларга ирешелә. Җитештерүне оештыруның яңа структурасы гамәлгә кертелә.
Вениамин Демьяновичның фән өлкәсендәге эшчәнлеге предприятие белән идарә итүне оештыру структурасының комплекслы сыгылмалы моделен төзү һәм тармак белән идарә итү системасының принципларын формалаштыруга карый. Уйлап табуга 18 авторлык таныклыгы һәм 6 патенты бар.
Югары Советы Президиумының 1981 елның 6 апрелендәге Указы белән унынчы бишьеллыкның биремнәрен һәм социалистик йөкләмәләрне үтәүдәге күренекле җитештерү уңышлары, күрсәткән хезмәт батырлыгы өчен Вениамин Демьяновичка Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале тапшырылып, Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
Ул 2005 елның 27 маенда вафат була.
фото: интернет челтәреннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев