Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйлеләр күңелендә күренекле якташның якты истәлеге мәңге сакланыр

Якташыбыз, күренекле галим-археолог, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясе Археология институтының урта гасырлар археологиясе бүлеге баш фәнни хезмәткәре Фаяз Хуҗинның вафаты турындагы хәбәрне зәйлеләр тирән кайгы белән кабул ите.

Фаяз Хуҗин – районыбызның Карман авылы егете. Исән булса аңа 1 августта 75 яшь тулган булыр иде. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннан соң күрше Бигеш урта мәктәбендә укый. Кечкенәдән үк аның күңелен тарих һәм әдәбият фәннәре яулап ала: V сыйныфта укыганда ук, туган як тарихы түгәрәгенә языла. Шул вакытта ук укытучысы Мөнәздәһә апа Кәримова аңа авыл тарихын язарга ышанып тапшыра. Бер ел дигәндә бу эшне уңышлы башкарып та чыга. Шулай итеп, Фаяз абыйның тарих белән тирәнтен кызыксына башлавына мәктәптә үк нигез салына.  Үз гомерендә ул 750дән артык фәнни – публицистик мәкаләләр, 30га якын китап, монографияләр, мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен дәреслекләр авторы булырга өлгерде.  

Соңгы тапкыр Зәйдәге күләмле чарада ул 2024 елда “Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте” темасына уздырылган республика күләмендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашты. 

Билгеле булганча, Фаяз Хуҗин җитәкчелегендә Биләр, Суар, Җүкәтау, Чаллы шәһәрлекләрендә, Казан Кремлендә киң колачлы казу эшләре башкарылды. Казанның иң борынгы шәһәр ныгытмаларын, Казан ханнары каберләрен, Колшәриф мәчетенең археологик калдыкларын һәм XI–XVI йөзләрдәге башка архитектура корылмаларын тикшерүгә, археологик чыганаклар нигезендә урта гасырлар шәһәрләренең (шул исәптән Казанның, Алабуганың) яшен ачыклау методологиясен һәм методикасын эшләүгә зур өлеш кертте.

Фаяз Хуҗинның якты истәлеге татар халкы күңелендә мәңге сакланыр!

фотолар редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев