Зәйлеләр «Кукмара итекләре» фестивале призерлары
Кичә Кукмара шәһәрендә «Кукмара итекләре» халык иҗаты фестиваленең унынчы юбилей бәйрәме бөтенроссия дәрәҗәсе статусы алып оештырылды. Анда Зәйдән район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина җитәкчелегендәге район сәнгать әһелләре командасы катнашты.
- «Кукмара итекләре» фестивале Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм декоратив-гамәли иҗаты үзенчәлеген саклау һәм үстерү, халык иҗатының иң яхшы үрнәкләрен ачыклау һәм коллективларга һәм осталарга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Безнең команда да һәр мастер-класста, һәр ярышта актив катнашты, сынатмадык,- диде Гүзәлия Гатина.
«Кукмара итекләре» фестивалендә Әтнә, Балтач, Зәй, Кукмара, Минзәлә, Балык Бистәсе районнарыннан 8 команда, шулай ук Удмуртия һәм Башкортстаннан җыелма командалар җитезлектә, осталыкта көч сынашкан. Катнашучылар үзләрен иҗади яктан да, спорт бәйгеләрендә дә күрсәткән. Нәтиҗәдә зәйлеләр ярышларда 3нче урын алуга ирешкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев