Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйлеләр Казан Сабан туен гөрләтә

Тынычлык бистәсендә узучы Сабантуйда 150 кешедән торган район делегациясе Зәй ишегалдын тәкъдим итә.

Зәйнең тормыш-көнкүрешен чагылдыручы, гореф-гадәт,йолаларны тасвирлаучы район ишегалдыннан халык өзелмәде. Бәйрәм кунакларын чәк-чәк, ипи-тоз һәм дә җыр-бию белән милли киемле кызларыбыз каршы ала. 
 Келәмдә егетләр бил алышса, сәхнәдән район үзешчәннәре, эстрада йолдызлары башкаруында татар җырлары агыла. Кечкенә йортларда самавыр кайный, ә мичтә тәмле коймак пешә. Бер якта кызлар ишегалдына керүчеләргә милли ризык – кыстыбый әзерләү буенча мастер-класс күрсәтә. Шунда ук Зәй якларында әзерләнгән себеркеләр, хуш исле үләннәр белән чын татар мунчасы эшли. 
Агачтан фигуралар ясаучылар бәйрәм кунакларына үз осталыкларын тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев