Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйлеләр җиңү хакына солдатларга ярдәм итә

Билгеле булганча, районыбыздан мобилизацияләнгән хәрбиләргә 9 Май - Җиңү көне уңаеннан чираттагы гуманитар ярдәмне җыю өчен һәркем кулыннан килгәнчә өлеш кертергә тырыша.

 Аеруча уллары, туганнары фронтта булучылар бу ярдәмне зур дулкынлану белән әзерлиләр. Шундыйларның берсе - Икенче Бөгелде авылыннан Татьяна.

- Алар гаиләсеннән ил иминлеге өчен көрәштә ике ир-егет катнаша. Татьяна улын һәм иренең энесен күз уңында тотып, кадерлеләре өчен киптерелгән ризыклар әзерли. Яшелчә, җиләк-җимешләр киптереп махсус контейнерларга тутыра. Бу әзерләнгән әйберләр солдатларга тиз арада аш, җылы ризык хәстәрләп ашау өчен яхшы булыр дип тырыша ана кеше. Гомумән, җирлегебездә хәрбиләребез өчен кулыннан килгәнне эшләргә тырыша халык, - ди Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов.

Фото Аксар авыл җирлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев